11 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Яр Чаллы Дәүләт педагогика университеты оештырган «Белем бирү эшчәнлеге контекстында мәдәниятләр диалогы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциядә 400дән артык кеше катнашты. Болар - мәктәпкәчә, урта, махсус, өстәмә, югары һөнәри белем бирү белгечләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, магистрантлар һәм студентлар.