Казанда класс җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге форумы узачак

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда класс җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең республика форумы узачак. Форум кысаларында "Гаиләнең һәм мәктәпнең тәрбияви потенциалын берләштерүдә сыйныф берлеге" интерактив программалар комплексы мөмкинлекләре" дигән темага семинар үткәрелә.
Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Егоза” мәгариф үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Владимир Дергуновның “Урман могҗизасы” консультатив-методик үзәге.

Үткәрү урыны һәм датасы: КСК КФУ «УНИКС», 12 декабрь, 11:00 дән 14:20 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International