Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Панорама» мәгълүмати-конкурс порталы эшли башлады. Мәгълүмати ресурс балалар, ата-аналар, педагоглар һәм төрле бәйгеләрне оештыручыларга адресланган.

«Панорама» - республикада уза торган олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади бәйгеләр, мастер-класслар, һәрдаим яңартылып торучы чараларны үз эченә алган мәгълүмати-конкурс платформасы ул.

panorama.tatar порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International