9-10 декабрь көннәрендә Казан энергетика көллияте вәкилләре Мәскәүдә «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең «Навыки мудрых» дип аталган беренче Форумы эшендә катнашты.
Форум 2019 елда WorldSkills Russia хәрәкәте эшенә йомгак ясауга һәм пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү буенча махсус программаны алга таба гамәлгә ашыруны планлаштыруга багышланган иде. Чарада Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт, Хезмәт министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) җитәкчеләре, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге вәкилләре бар иде.