5-6 декабрь көннәрендә Мәскәүдә өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең IV Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Киңәшмә кысаларында 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында массакүләм спортны үстерү һәм физкультура-спорт эшен иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
«Милли спорт төрләрен үстерүче иң яхшы спорт клубы» номинациясендә Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбенең «Дружба» мәктәп спорт клубы җиңүче булды. Конкурс призеры дипломын мәктәп директоры Илшат Шәйдуллинга һәм спорт клубы җитәкчесе Илшат Камаловка тапшырдылар.