2019-2020 уку елында укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координацион совет эшенең календарь планы нигезендә 2019 елның 12-13 декабрендә Яңа Чишмә муниципаль районы мәгариф системасының укыту-методик һәм идарә эшчәнлеге торышын өйрәнү үткәрелде.
Эшче төркем составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т.Т.Федорова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты, Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге, Республика олимпиада үзәге хезмәткәрләре, Чистай муниципаль районыннан экспертлары керде. Эш төркеме Яңа Чишмә районының урта һәм төп мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә булды.