"Кадрлар резервы" республика яшьләр проекты 2009 елдан Татарстан Республикасының иҗат яшьләре академиясе белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Кандидатлар сайлап алуның берничә этабын уза: заявканы www.rezervrt.ru сайтында тутыру, тест үтү һәм эшлекле уен. Сайлау мотивацияне, тәҗрибәнең булуын, шәхси казанышларны, лидерлык потенциалын, дәгъвачыларның гомуми дәрәҗәсен һәм эшлекле сыйфатларын билгеләргә мөмкинлек бирә.
2020 елда Кадрлар резервы түбәндәге юнәлешләр буенча узачак: цифрлаштыру, КБО үсеше, эшкуарлык һәм яшьләр өчен социаль сервислар. Гаризаны проектның сайтында 20 декабрьгә кадәр калдырырга мөмкин.