5 декабрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә Талантлар Университетының «Үземне үстерү - башкаларны үстерү» дип аталган темага республика ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта офлайн һәм онлайн-форматларда катнашу өчен республика районнарыннан 6000нән артык ата-ана теркәлгән иде.
Җыелышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, психология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты Ирина Лушпаева чыгыш ясады.