2020 елга Татарстан бюджетында мәгариф өлкәсе чыгымнарына 67 млрд. сум салынган. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
1 октябрьдә Бөтенроссия «Мәгариф–2019» конкурсына гаризалар кабул итү башланды, аны гамәлгә куючысы һәм оештыручысы-мәгариф министрлыгы.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары «Алтын көз»дә үз эшләрен күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә Татарстан укучысы да барачак.
Татарстанның Чирмешән районында яңа «Елочка»мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Шешминка крепосте авылының гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. Мәктәп урманчылыгы составына 9 кеше керде, ә аның җитәкчесе итеп биология укытучысы Рәзилә Җиһаншина билгеләнде.
18-22 ноябрьдә Пензада «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының финал этабы узачак.
WorldSkills стандартлары буенча белгечләрне укыту өчен яңа белем бирү платформасы Түбән Камада тиздән-октябрь урталарында үз ишекләрен ачачак.
«Көчле икътисад – чәчәк атучы Россия» темасына «Бөтенроссия икътисадый диктанты» Гомумроссия белем бирү акциясе 2019 елның 9 октябрендә Россия Федерациясенең барлык субъектларында узачак.
Лениногорск районының Сарабиккол авылында мәктәпнең 100 еллык юбилеена һәм укытучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Балалар өчен саклагыч, кайнатма ясау буенча берничә мастер-класс, шулай ук кул эшләре, флористика, кулинария һәм чигү буенча дәресләр үткәрелде.
ТР Мәгариф һәм фән министры Казан укытучысы Наил Мирсәетов белән очрашты.