Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Лениногорск районының Сарабиккол авылында мәктәпнең 100 еллык юбилеена һәм укытучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Мәктәп юбилее авыл халкының төрле буыннарын берләштерүче уртак бәйрәмгә әверелде. Бу көнне шулай ук мәктәп залында мәктәп учреждениесен төрле елларда тәмамлаучылар җыелды.

Тантаналы чараны ачып, мәктәп директоры Сәлимә Гатина мәктәп тарихы, авыл балаларын һәм алар башлаган эшне дәвам итеп, үзен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагоглар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International