Татарстанның Чирмешән районында яңа «Елочка»мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Шешминка крепосте авылының гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. Мәктәп урманчылыгы составына 9 кеше керде, ә аның җитәкчесе итеп биология укытучысы Рәзилә Җиһаншина билгеләнде.