2020 елга Татарстан бюджетында мәгариф өлкәсе чыгымнарына 67 млрд. сум салынган

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елга Татарстан бюджетында мәгариф өлкәсе чыгымнарына 67 млрд. сум салынган. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

"2020 елда "мәгариф" бүлеге буенча чыгымнарның консолидацияләнгән бюджеты 96,5 млрд. сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. Республика бюджеты буенча-67 млрд. сум. Бу чыгымнар берничә чараны финанслауга юнәлдереләчәк», - дип сөйләде докладчы.

Аерым алганда, республика карамагындагы учреждениеләрне финанслауга – 37,3 млрд сум, һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеген тәэмин итүгә – 6,4 млрд сум; гомуми белем бирү дәүләт учреждениеләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче оешмалар эшчәнлегенә, укыту кабинетларына, дәреслекләр сатып алуга, белгечләргә ярдәм итүгә, янгынга каршы чараларга-4,2 млрд сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International