ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы 2019 елда урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга кабул итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшен башлады.

Emerald Insight нәшрият йортының фәнни журналында "Attitude of Russian teachers towards the new standards" дигән мәкалә дөнья күрде. Аның авторыКФУның Психология һәм мәгариф институтының педагогик тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре Дарья Ханолайнен.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Казанның Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев өч фән – рус теле, информатика һәм физика буенча 100 баллга БДИ тапшырды. Математика буенча БДИ-99 балл.

Тиешле боерык проекты РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм иҗтимагый фикер алышу һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза өчен ачык.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2019 ел ахырына кадәр мәктәп педагог-психологлары өчен методик тәкъдимнәр эшләргә һәм апробацияләргә планлаштыра.

Казанда, Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Халык костюмы: тарихи-мәдәни һәм технологик якын килү» темасына квалификация күтәрү курслары оештырылачак.

Быел «Черноморец» республика үзәге»  беренче тапкыр балаларны интеллектуаль юнәлештәге профильле сменага чыгарды. Мәдәни-сәламәтләндерү чаралары белән акыллы күнегүләрне рациональ берләштерү программасы кыш көне якланды, экспертлар нәтиҗәсен алды һәм «Хәтерне яңадан торгызу 2:0» дигән креатив исем алды. Анапа шәһәрендә Кара диңгезнең беренче линиясендә урнашкан «Приазовец» Татарстан лагере программаның локациясе булды.

Быел Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы урта звено белгечләрен һәм квалификацияле эшчеләр әзерләп чыгарды.


5
июль, 2019 ел
җомга

Татарстанда киләсе уку елында топ-50 белгечлекләре һәм һөнәрләре саны 24кә кадәр артачак. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов педагогик белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында хәбәр итте.

5 июльдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте базасында «Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү системасы: Татарстан Республикасы инновацион икътисадының кадрлар соравын тәэмин итү һәм алдан әзерлек” темасына һөнәри белем бирү секциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International