ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2019 ел
җомга

Республикада белем бирү сыйфатын күтәрүнең мөһим факторы булып профильле укытуны актив гамәлгә кертү тора.

3-4 июль көннәрендә Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында «Абилимпикс-2019» һөнәри осталык буенча инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында “Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү " компетенциясе буенча республика конкурсы булып узды.

РФ Хөкүмәте мәктәп фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда катнашу өчен чит илгә китә торган Россия җыелма командаларын адаптацияләү һәм акклиматлаштыру өчен кирәкле шартлар билгеләнә торган күрсәтмәне раслады.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга укырга кабул иткәндә 2020 елдан кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алырга ниятли. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы яңа уку корпусы һәм тулай торагы нигезенә беренче таш салуга багышланган тантаналы чарада катнашты.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы дәреслекләр буенча фәнни-методик совет дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа тәртибен карады.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына килгән ата-аналарның 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга балаларны теркәү буенча мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә хәбәр итәбез.

15 июньнән 2 июльгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының  Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында  II Казан (Бөтенроссия) җәйге күппредметлы «Алан» химия һәм география мәктәбе узды.

Казан дәүләт медицина университетында кабул итү кампаниясе эшен дәвам итә. Казан ДМУ икенче ел медицина университетына кергән сәләтле яшьләр арасыннан абитуриентларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра.

Көллият тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм квалификациясен бәйсез бәяләүне бергә алып бару проекты Россиядә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International