Россия Мәгариф министрлыгында федераль дәреслекләр исемлеген формалаштыруның яңа тәртибен карадылар

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы дәреслекләр буенча фәнни-методик совет дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа тәртибен карады.

Тәртип Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләрен үтәү йөзеннән Министрлык тарафыннан эшләнгән.

Тәртип дәреслекне федераль исемлеккә кертү турында документлар бирүнең яңа вакытын (ел саен 20 февральдән 20 апрельгә кадәр), шулай ук аны карау регламентын билгели.

Исемлеккә 43 критерий нигезендә экспертиза нәтиҗәләре буенча иң югары бәя алган дәреслекләр керә. Эксперт бәяләмәсенең гамәлдә булу срогы 5 ел тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International