Халыкара табигать фәннәре олимпиадасында Россия командасына кандидатлар әзерләү буенча җыенга чакырылган кешеләр исемлеге дөнья күрде.
25нче апрельдә КНИТУ-КХТИ шәһәрендә химия укытучыларының беренче Татарстан съезды ачылды. Форумга Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 350дән артык гомуми, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары педагогы җыелды.
22нче һәм 23нче апрель көннәрендә Түбән Новгородта Идел буе федераль округының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары IV Ассамблеясы булып узды.
Мәскәүдә хокук буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасын ябу тантанасы
узды. Чарада 18 җиңүче һәм 82 призер бүләкләнде, шуларның 13е – Татарстан укучылары.
25 - 26 нчы апрель көннәрендә Түбән Кама күппрофильле көллияте базасында урта һөнәри белем белгечлеге буенча "Эретеп ябыштыру производствосы” Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды.
25нче апрель көнне 11.00 сәгатьтә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Аның кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре аталды.
26нчы апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 170 нче урта мәктәбендә җиденче сыйныф укучылары өчен «Стресссыз дәрес» дигән темага ачык дәрес үткәрәчәк.
24нче апрель көнне Нурлат муниципаль районында район мәгариф оешмаларын планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, мәгариф идарәсе башлыгы Рифкать Газизова, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
25нче апрель көнне П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә “Сәнәгатьнең стратегик тармаклары өчен киләчәк белгечләрен алдан әзерләү-юнәлешле әзерләү” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
23нче апрельдә РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен ике яңа вазифа кертә торган РФ Хөкүмәте карары проекты дөнья күрде.