25нче апрель көнне П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә “Сәнәгатьнең стратегик тармаклары өчен киләчәк белгечләрен алдан әзерләү-юнәлешле әзерләү” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ҖАҖ филиалы, Казан вертолет заводы, Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе вәкилләре катнашты.