25 - 26 нчы апрель көннәрендә Түбән Кама күппрофильле көллияте базасында урта һөнәри белем белгечлеге буенча "Эретеп ябыштыру производствосы” Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды.
Олимпиаданың максаты - "Эретеп ябыштыру производствосы” белгечлеге буенча талантлы студентларны ачыклау, сайлап алынган белгечлек белән алга таба кызыксынуларын формалаштыру, иҗади үсешне стимуллаштыру, урта һөнәри белем бирүнең абруен күтәрү.
Олимпиадада 6 һөнәри белем бирү оешмасыннан 8 укучы катнашты.