24нче апрель көнне Нурлат муниципаль районында район мәгариф оешмаларын планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, мәгариф идарәсе башлыгы Рифкать Газизова, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатын дәүләт контроле һәм лицензия таләпләрен үтәүне контрольдә тоту мәсьәләләре буенча тикшерү вакытында ачыкланган проблемалы мәсьәләләр билгеләнде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 97 күрсәтмә бирелде. Җитешсезлекләрне бетерү срогы 2019 елның октябренә кадәр билгеләнде.