“2018 елның төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) нәтиҗәләре һәм 2019 елда ДЙА үткәрүгә әзерләнү” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсенең икенче этабы 18 – 20нче октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында уза.
До 21 октября продолжается прием заявок на участие в Проектной олимпиаде Университета Талантов. Участниками могут стать все желающие из любого района или города Республики Татарстан в возрасте от 12 до 30 лет, у кого есть свой проект или идея для реализации.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә “Классная работа!" - "Сыйныф эше!" бәйгесен игълан итә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясенең очрашуы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында узды.
18 яшьтән өлкәнрәк булган гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының укытучылары, педагоглары, югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, тренерлар, предприятие остазлары, яшь эшмәкәрләр, җәмгыять һәм социаль юнәлештәге оешмалар остазлары, ата-аналар һәм талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләүчеләр “Остазлар олимпиадасы”нда катнашу өчен utalents.ru сайтында гаризалар бирә ала.
«Эко-отряд – стартка!» читтән торып уку мәктәбе «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 19нчы октябрьдә башлана.
«Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатында катнашу өчен тармакларда сайлап алу ярышлары республиканың белем бирү оешмалары базасында 20нче сентябрьдән 30нчы октябрьгә кадәр бара.
Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 10нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин информатикадан Бухарестта (Румыниядә) узган Romanian master of Informatics VI халыкара олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды. Бүген ул Казанга кайтты һәм укуын дәвам итте.
Россиядә уку йортларында «Мехатроника» белгечлеге буенча дуаль мәгариф системасын кертү буенча проектның икенче этабы башлана. Ford Fund проекты хәйрия фонды ярдәмендә Ford Sollers компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Рособрнадзор агымдагы елның 8 – 16нчы октябрь көннәрендә «Тарих», «Җәмгыять белеме», «Икътисад», «Хокук», «Рус теле һәм әдәбияты», «Математика һәм информатика», «Туган тел һәм әдәбият», «РХРӘКН» фәннәре буенча төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын укучылар тарафыннан үзләштерү барышында фәнне үзләштерү буенча нәтиҗәләрне булдыручы педагогларның компетенциясен тикшерә.