Хәзерге вакыт – фән-техника өлкәсендә прогрессив технологияләр һәм стандарт булмаган идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге чоры. Яшьләр «йомшак» компетенцияләрне актив үстерә, киләчәк һөнәрләре темасы аеруча актуаль, педагоглар һәм укытучылар үз карамагындагы балалар өчен остазлар булырга омтыла, ата-аналар даими рәвештә балаларга иң яхшы тәрбия бирү методикаларын эзлиләр.
«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 2018 елның 20 – 21нче октябрендә республиканың Әгерҗе, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Нурлат муниципаль районнарыннан, шулай ук Казан, Мәскәү, Обнинск шәһәрләреннән җыелган 20 команда составында 92 укучы катнашында яшь биологларның Бөтенроссия турнирының VIII төбәк этабы узды.
Исегезгә төшерәбез, бу тавыш бирү дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проекты кысаларында үткәрелә.
2018 елның 25 – 27нче октябрендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында университетлар һәм педагогик югары уку йортларында математика һәм информатика укытучыларының XXXVII Халыкара фәнни семинары узачак.
Татарстан Республикасында югары сыйныф укучылары өчен «Яндекс. Лицей» белем бирү проектына икенче тур уздырылды инде. Программалаштыру буенча бушлай курсларга 8-9 нчы сыйныф укучылары 2 меңгә якын гариза биргән. Сайлап алу сынаулары сыйфатында алар логик фикерләү һәм шәхси әңгәмә белүгә онлайн-тест уздылар. Нәтиҗәдә, «Яндекс. Лицейда» быел 500гә якын укучы эшли башлады.
Финанс мәсьәләләре хакында төшерелгән кыска фильмнарның сценаристлары, режиссерлары, операторлары һәм актерлары ролендә Россия регионнарының 11нче сыйныф укучылары үзләренең көчен сынап карый алалар.
Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә «Спортландия» дип аталган күпфункцияле мәйданчык ачылды.
2018 елда тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын биргән укучыларның күпчелеге тарихи шәхесләрне начар белүләрен һәм мәдәният тарихында кыен ориентлашуларын күрсәттеләр, Россиянең XX гасырдагы вакыйгаларында да буталдылар. Бу проблемалы моментлар БДИ буенча контроль үлчәү материаллары әзерләү буенча федераль комиссия җитәкчеләренең эшләрне каравы нәтиҗәсендә билгеле булды.
ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 2018/2019 чемпионат циклында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
19нчы октябрьдә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында югары уку йортлары ректорлары һәм җитәкчелек вәкилләре катнашында очрашу булды.