19нчы октябрьдә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында югары уку йортлары ректорлары һәм җитәкчелек вәкилләре катнашында очрашу булды.
Чара “2018 елның төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) нәтиҗәләре һәм 2019 елда ДЙА үткәрүгә әзерләнү” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында узды.
Киңәшмә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергея Кравцов рәислегендә узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан югары уку йортларының ректорлары һәм проректорлары катнашты. Казан федераль университетыннан аның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашты.
С.Кравцов катнашучыларны сәламләп, югары уку йортларын лицензияләү һәм аккредитацияләү һәм аларның үсеше, шулай ук контроль-күзәтү процедуралары хакындагы төп мәсьәләләрне билгеләп үтте.