ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Биологиядән имтиханга әзерләнүне биремнәр кодификаторын http://new.fipi.ru/ege-i-gve-11/demoversii-specifikacii-kodifikatory анализлаудан башларга кирәк. Төм тематик блокларны ачыклагыз һәм үзегезнең бу темалар буенча белемегезне бәяләгез.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аҗаган" балалар өчен фәнни-күңел ачу үзәгендә булды ("Казан-Арена" стадионы). Анда балаларга робот техникасын, радио электроникасы, 3D-дизайн һәм «КибернетикУМ» программалаштыруны өйрәтүгә юнәлдерелгән яңа белем бирү мәйданчыгы ачылды. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фзттахов, "Аҗаган" произодство берләшмәсе генераль директоры Артур Габделҗанов һәм башкалар катнашты. 

Утырышта АҮСК (ЦСКА)  җитәкчесенең беренче урынбасары, спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Светлана Хоркина, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Игорь Михеев, Россия Федерациясе Хәрби көчләр шәхси составы белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Цыганков, "Россия укучылары хәрәкәте" башкарма директоры Алиса Крюкова һ.б. катнашты.

2016нчы елның 24нче декабрендә Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумында JuniorSkills стандартлары буенча "Яшь профессионаллар" Республика чемпионатына "Лаборатор һәм химик анализ" юнәлеше буенча сайлап алу туры узды.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

14-16нчы декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә Татарстан республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2017 чемпионатының «Электроника» юнәлеше буенча сайлап алу туры булып узды.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Уку йортын бәйрәме белән котларга күп санлы кунаклар килде.

2016нчы елның 22нче декабрендә «Гранд Отель Казань» кунакханәсендә "Мәгариф һәм шәхес: үсү зоналары төрлелеге. Л.С. Выготскийга 120 яшь тулуга багышлап" фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Чараны оештыручылар - Мәагрифне үстерү федераль институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Социаль-гуманитар белем бирү үзәге һәм Сербия психологлары берлеге.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә эшләүче яшь мөгаллим һәм директорларның квалификациясен күтәрү, белем бирүдә инновацион алымнар куллануны популярлаштыру  максатыннан, Казан Халыкара мәктәбендә 20нче декабрьдә Яшь мөгаллимнәр берләшмәсенең кышкы форумы уздырылды.

2016ны елның 27нче декабрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итәчәкләр.

2016нчы елның 23нче декабрендә Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш урта мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелеге астында мәктәп директорлары һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International