Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфка укучылар кабул итүдән баш тартуы турында мөрәҗәгатьләр күп килү сәбәпле, ТР муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре башлыклары 9нчы сыйныфларны тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре белән аңлату эшләре үткәрергә кушылды.
Иске Рәҗәп урта мәктәбе тагын ике елдан 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүнең төгәл системасы эшләнгән. Мәктәпкә заманында “Москвич” машинасы бүләк иткәннәр, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы исә трактор биргән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудский белән очрашты.
Испаниянең SCImago-2016 иң яхшы дөнья фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмалары рейтингының чираттагы чыгарылышында Казан (Идел буе) федераль университеты Россия вузлары арасында 6 урынны биләгән.
16 июльдә Арчада «Һәрчак дуслар булып яшик без туган илдә» дип аталган балалар фестивале узачак. Сабантуй форматында уздырылган әлеге чарада республика районнарыннан балалар катнашачак. Алар өчен чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганада капчык белән сугышу кебек милли уеннар оештырылачак.
Яшел Үзәндә укучыларны республика, бөтенроссия олимпиадаларына югары дәрәҗәдә әзерләгән укучытучыларның хезмәте бушка китмәгән. 11 педагог район башлыгының грантына лаек булган.
6 июльдә Чистай шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф министры Энгель Фаттахов, Мәгариф һәм фән минстрлыгы вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф бүлеге җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, методистлар, мәктәп директорлары Советы рәисләре катнашты.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итә башлый. Россия мәгариф күзәтчелеге җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренчә, барлык тәкъдимнәр дә җентекләп тикшереләчәк һәм имтиханның эчтәлеген эшләү, аны үткәрү процедурасында исәпкә алыначак. Мондый тәкъдимнәрнең күбесе кабул ителгән һәм алдагы елларда үткән бердәм дәүләт имтиханы системасына салынган.
6 июльдә Иннополис Университетында программалаштыру буенча олимпиадага әзерләүнең җәйге мәктәбе үз эшен башлады. Мәктәп ун көн буе эшлиячәк. Программалаштыру буенча шөгыльләрдән тыш укучылар өчен топ-менеджерлар катнашында мастер-класслар оештырылачак.
2015-2016 уку елына “Мөстәкыймовлар олимпиадасы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Өч турда да катнашып, иң югары балл җыйган абсолют җиңүчеләр билгеле булды.