10нчы сыйныфка кабул итү хакында

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфка укучылар кабул итүдән баш тартуы турында мөрәҗәгатьләр күп килү сәбәпле, ТР муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре башлыклары 9нчы сыйныфларны тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре белән аңлату эшләре үткәрергә кушылды.

 "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль законның 5нче маддәсенең 3нче пункты нигезендә, Россиядә һәркемнең бушлай урта гомум белеме алуы гарантияләнә. Шул рәвешле, мәктәп директорлары теләүчеләрне 10нчы сыйныфка укырга кабул итәргә тиеш. Ә профиль сыйныфларга кабул иткән вакытта гомум белем бирү оешмасы устав һәм "Укучыларны профиль 10 сыйныфларына кабул итү турындагы нигезләмә" актына нигезләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International