Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итә башлый.
Россия мәгариф күзәтчелеге җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренчә, барлык тәкъдимнәр дә җентекләп тикшереләчәк һәм имтиханның эчтәлеген эшләү, аны үткәрү процедурасында исәпкә алыначак. Мондый тәкъдимнәрнең күбесе кабул ителгән һәм алдагы елларда үткән бердәм дәүләт имтиханы системасына салынган.
Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне 10-нчы августка кадәр ege2017@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына юлларга була.
Алдагы уку елында үтәчәк бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр 1-нче сентябрьгә кадәр кабул ителергә һәм бастырып чыгарылырга тиеш.