Яшел Үзәндә укучыларны республика, бөтенроссия олимпиадаларына югары дәрәҗәдә әзерләгән укучытучыларның хезмәте бушка китмәгән. 11 педагог район башлыгының грантына лаек булган.
Александр Тыгин Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ярдәме белән педагогларга Санкт-Петербург шәһәренә туристик юллама бүләк итте. Өч көн дәвамында төньяк башкаланың гүзәллегенә сокланып, музейларда булып, укытучылар хис-кичерешләргә баеп кайтты.