Чистайда мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 8 июле, җомга

6 июльдә  Чистай шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –  мәгариф министры Энгель Фаттахов,  Мәгариф һәм фән минстрлыгы вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф бүлеге җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, методистлар, мәктәп директорлары Советы рәисләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International