ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

5 июньдә Актаныш районында урнашкан "Бүләк" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында татар теле буенча сөйләм практикасы кулланылачак  профиль смена ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

3-6 июньдә Казанда  туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада узды. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнашты. Рус теле буенча халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Шулардан 200ләбе сынауны Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә дәвам итте.

1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узды.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2 июньдә «Баскет-холл» да «Виват, Химия!» бәйрәме узды. Аны традиция буенча КИТТУ-КХТИ оештыра. Бучара кысаларында берничә ел химия олимпиадаларында һәм конкурсларда призлы урыннарны алган Татарстан укучылары бүләкләнә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшырды. Мәртәбәле фәнни бүләкләрнең берсе фосфор химиясе буенча 21st International Conference on Phosphorus Chemistry (ICPC 2016) XXI халыкара конференциянең рәсми ачылу тантанасында тапшырылды.

6 июньдә Казанда  туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Алтай Республикасына экспедициягә җыена.

Балалар өчен булдырылган беренче социаль челтәр культурныйдневник.рф кече яшьтәге мәктәп укучыларын берләштерүне күз уңында тота.


3
июнь, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда 79 нчы яше белән барган Татарстанның танылган җиңел атлеты, биология фәннәре докторы, Идел буе спорт һәм туризм академиясе кафедра мөдире, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Габделәхәт Чинкин вафат булган.

17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International