Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиадага йомгак ясыйлар

2016 елның 6 июне, дүшәмбе
6 июньдә Казанда  туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Олимпиадада Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнаша. Рус теле буенча халыкара олимпиада 2 турда үткәрелә. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Шулардан 200ләбе сынауны Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә дәвам итә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International