Кама физик культура институтының элеккеге ректоры Габделәхәт Чинкин вафат

2016 елның 3 июне, җомга

 Бүген Казанда 79 нчы яше белән барган Татарстанның танылган җиңел атлеты, биология фәннәре докторы, Идел буе спорт һәм туризм академиясе кафедра мөдире, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Габделәхәт Чинкин вафат булган.

Бу хактагы хәбәрне академиянең Яр Чаллыдагы филиалының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Александр Глазистов “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына раслады.

Габделәхәт Чинкин - Яр Чаллыда һәм бөтен Татарстанда танышлан кеше.

Хезмәт юлын ул Автоградта 1991 елда башлаган: башта Кама физик культура институты ректоры урынбасары, 2005 елдан ректоры булган. Барлыгы 135 хезмәт бастырган, аларның 4се – дәреслек, 3се – монография. Гомуми һәм спорт физиологиясе буенча лекцияләр укыган, аспирантлар эшләре белән идарә иткән.

Габделәхәт Чинкинның җәсәде иртәгә Казанның Арча кыры зираты куенына иңдерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International