2 июньдә «Баскет-холл» да «Виват, Химия!» бәйрәме узды. Аны традиция буенча КИТТУ-КХТИ оештыра. Бучара кысаларында берничә ел химия олимпиадаларында һәм конкурсларда призлы урыннарны алган Татарстан укучылары бүләкләнә. Быел чара киңлекләре арттырылды, залда 5 мең чамасы студент һәм укучы бар иде. Тамашачыларга иҗади үзенчәлекле программа тәкъдим ителде, анда шулай ук узган уку елында мәгариф, фән һәм җәмгыять өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән КИТТУ-КХТИ студентларын бүләкләнде.
Шулай ук ел нәтиҗәләре буенча тикшеренүләре дәүләт премияләре белән билгеләп үтелгән укытучылар: иң яхшы профессорлар һәм лекторлар, шулай ук фәнни эшләре актив кулланылган авторлар, КИТТУ-КХТИ өчен популяр дисциплиналарны яшьләр арасында популярлаштыруда актив катнашучылар да зурланды.
Чарага җыелучыларны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм КИТТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов сәламләде.
“Дөрес сайлаганыгыз өчен рәхмәт, беренчедән, бу уку йортын сайлагансыз, икенчедән, бу һөнәрне. Нефть химиясе сәнәгате үсеше – безнең республиканың өстенлекле бурычларының берсе. Технология университетында Казанның танылган химиклар мәктәбе традицияләре үсеш ала. Биредә буыннан-буынга фәнни-белем бирү системасы төзелгән, ул югары нәтиҗәләр күрсәтә”, - дип билгеләп үтте В.Шәйхразиев.
Герман Дьяконов шулай ук барысын да бәйрәм белән котлады һәм күңелле яңалык белән уртаклашты. “Шушы көннәрдә генә Россия вузларының яңартылган рейтингы чыкты, анда безнең университет Татарстан вузлары арасында икенче һәм Россиянең технологик профильдәге Россия вузлары арасында өченче булды. Бу бик яхшы нәтиҗә һәм бүген бу тантаналы чарада безнең хезмәткәрләргә аспирантларга һәм студентларга рәхмәт белдерәбез”.
Барлык җиңүчеләргә дә «Виват, Химия!» бәллүр истәлекле билгесе тапшырылды, ә профессорлар Илнур Абдуллин, Венера Хамматова, Сергей Паникаров, Илгизәр Сәгъбиев һәм Рушан Сафин ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ведомство бүләкләренә лаек булды.