ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2016 ел
җомга

 Иртәгә, ягъни 4 июньдә Казандагы Халыклар дуслыгы йортында туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиаданы ачу тантанасы була.

Бүген Татарстанның чыгарылыш сыйныфларының 10, 9 мең укучысы математика буенча база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Казанда бу имтиханнарның берсе Идел буе районында Фучик урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан 6 нчы гимназиядә үтә.

 Ел ахырында Татарстанда 20 ресурс үзәге булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дрезденга эш сәфәре кысаларында Фраунгофер Материаллар һәм лазер технологияләр институтында булды.

1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конеренциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Идел буе районы “Имәнлек экопаркы” (“Экопарк Дубрава”) торак комплексында (Ә.Терегулов ур., 18) Татарстандагы иң зур балалар бакчасы ачылды. Бу – “Бала-сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәренең республика башкаласындагы дүртенче филиалы. 486 сабыйга исәпләнгән мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү йортын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан шәһәре Башкарама комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җәмалетдинов һ.б. рәсми даирә катнашты.

1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале уза. Фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар иҗаты күргәзмәсе, шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка, халык сәнгате иҗаты, декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксынуларын арттыра торган чаралар һ.б. үткәрелә.

1 июньдә "Костер" республикакүләм сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "Дуслык" дип аталган күпмилләтле профиль смена ачылды. Биредә якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүче һәм  этномәдәни компонентлы белем бирүче мәктәпләр укучылары ял итәчәк. Смена кысаларында өч төп юнәлештә эш алып бару каралган: белем бирү, сәламәтләндерү һәм спорт, мәдәни чаралар. 

28 майның 2016 елында «Бөгелмә шәһәрнең ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруча ярдэм иту узаге» территориясендә республика ярминкә-конкурсы “Cемейный очаг-источник вдохновения” үтте.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сезне әлеге  матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International