1 июньдә "Костер" республикакүләм сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "Дуслык" дип аталган күпмилләтле профиль смена ачылды. Биредә якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүче һәм этномәдәни компонентлы белем бирүче мәктәпләр укучылары ял итәчәк. Смена кысаларында өч төп юнәлештә эш алып бару каралган: белем бирү, сәламәтләндерү һәм спорт, мәдәни чаралар.