Казанлыларны “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча фестивальгә чакыралар

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конеренциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән катнашучылар Казанга килә башлады. Сулима билгеләп үткәнчә, узган ел фестивальдә 1200 кеше катнашкан, быел – 1,5 мең чамасы. Фестиваль иртәгә, Балаларны яклау көнендә, 9.30 сәгатьтә ачылачак. Беренче көнне фестиваль мәйднчыклары 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 2 июньдә фестиваль 14.30 сәгатькә кадәр эшли. Лариса Сулима барлык казанлыларны фестиваль чараларын чакырды, аларга керү ирекле.
Фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар иҗаты күргәзмәсе, шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка, халык сәнгате иҗаты, декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксынуларын арттыра торган чаралар һ.б. үткәреләчәк.
Моннан тыш, “Россия сувенирлары” декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәсе тәкъдим ителәчәк, аның кысаларында 50 гә якын стенд эшләячәк. Шулай ук декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате буенча мастер-класслар узачак, яшь уйлап табучыларның республика олимпиадалары проектлары экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук “Татарстанның яшь гение” республика конкурсы, авиа – һәм автомоделирование, роботехника, “Яшь турист” һәм “Экоперспектива” интерактив уеннары үткәреләчәк.
Министр урынбасары сүзләренчә, Казан ярминкәсендә фестиваль белән бергә балалар товарлары ярминкәсе дә үткәреләчәк. “Без зур бәйрәм әзерлибез. Мин барлык казанлыларны, бигрәк тә ата-аналарны безнең чараларга чакырам”, - дип билгеләп үтте Лариса Сулима.
Спикер сүзләренчә, Татарстанда 13 процентка якын бала техник иҗат белән мәшгуль, бу РФ дә иң зур күрсәткечләрнең берсе. Бу юнәлештә бигрәк тә Казан, Түбән Кама, Зәй, Чаллы кебек эре шәһәрләр, шулай ук ресурс үзәкләре булган авыл районнары актив.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International