Ел ахырында Татарстанда 20 ресурс үзәге булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
ТР мәгариф һәм фән министры мәгариф өлкәсендә үсешнең төп өстенлекләрен билгеләде, аерым алганда, 2019 елда Казанда WorldSkills дөнья чемпионатына команданы әзерләү өлкәсендә.
“Республика предприятиеләре өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләргә кирәк. Татарстанда бу максатларга 14 ресурс үзәге булдырылган. Ел ахырына кадәр аларның саны 20 гә җитәчәк. Алар урта һөнәри белем бирү учреждениеләре базаларында ачыла”, - диде ул.
Спикер сүзләренчә, ресурс үзәкләрендә әзерлек программалары дөнья стандартларына туры килергә тиеш. Шулай ук методиканы белә торган һәм дөнья дәрәҗәсендәге стандартлар буенча укыта ала торган укытучылар әзерләргә кирәк. “Иң мөһиме – эшче һөнәре абруен күтәрү”, - дип ассызыклады ул.