1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале уза. Фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар иҗаты күргәзмәсе, шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка, халык сәнгате иҗаты, декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксынуларын арттыра торган чаралар һ.б. үткәрелә.