КИТТУ-КАИ Фраунгофер институты белән бергә лазер технологияләр эшләү буенча шөгыльләнәчәк

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дрезденга эш сәфәре кысаларында Фраунгофер Материаллар һәм лазер технологияләр институтында булды.

Очрашу кысалларында А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм техник тикшеренү институты (КИТТУ-КАИ) белән Фраунгофер институты арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлеге вузлар көчләрен берләштереп, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырачаклар, шулай ук Германия белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне дә ныгытачаклар. Аерым алганда, "Fraunhofer IWS" һәм КИТТУ-КАИ лазер технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итүне киңәйтергә планлаштыралар.

Имзаланган документта билгеләнгәнчә, планнарны бергәләп гамәлгә ашыру өчен, шулай ук Фраунгофер җәмгыяте һәм КИТТУ-КАИ халыкара мөнәсәбәтләрне киңәйтү макстаныннан, әлеге меморандумда каралганча үзара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә ризалыкларын белдергәннәр.

Рөстәм Миңнеханов барында документка имзаларын КИТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм Фраунгофер вәкиле куйды.

Шуннан Фраунгофер институты буенча экскурсия оештырылды. Кунакларга кайбер лабораторияләрне, шул исәптән лазер лабораториясен, күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International