ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

Бүген Бөгелмә районыныңВосточныйбистәсендә ятим балаларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Мондый бәхет Татьяна Госманова, Илнур Сәфиуллин, Анастасия Емельянова һәм Марина Апальковага елмайды. Бакчасы һәм мунчасы булган йортларны “Ятим балаларга фатир бирү” республика программасы кысаларында торгыздылар.


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Чистай урамы, 4 нче йорт адресы буенча журналист, галим, педагог Флорид Әгъзамов (1936-2005) хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Чарада үз вакытында Флорид Әгъзамовта белем алган элеккеге студентлары, матбугат чаралары җитәкчеләре, якыннары, депутатлар һ.б. рәсми затлар катнашты.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген белем бирүнең нәтиҗәлелеге һәм аны камилләштерү буенча Халыкара конгресс президенты Михаэль Шратц белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Казан "Баскет-холл"ында "Россия студентлар язы" илкүләм финалының "Төбәк программалары" юнәлешендә Гран-при тапшырдылар.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан студентлары җәйге чорда аена 38 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте.

WorldSkills чемпионатының төп максаты – республикада эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру, дип саный Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов. Бу турыда ул WorldSkills Russia 2016  “Яшь профессионаллар” милли чемпионатында  катнашачак Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашуда белдерде.

25 май көнне Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме узчак. Бу хакта журналистларга Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде.

16 майда  “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы старт алды.  Ул 15 июньгә  кадәр дәвам итәчәк. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.

21 май көнне сәгать 11дә Казандагы “Әкият” балалар үзәге мәктәп балалары тавышына күмеләчәк. Биредә “Сәхнә” журналы башлангычы белән Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры һәм Казан каласы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе гамәлгә куйган театраль марафон финал ярышы була.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2016-2017нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштырыла башлады. Бүгенгә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасында 25 мең 238 юллама булдырылган Шулай итеп, нәкъ шуның кадәр әти-әни чиратлары турындагы мәгълүматны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тикшергәндә, “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юнәлтелә” (“Направлен в ДОУ”) дигән статусны күрә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International