ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов министрлык коллегиясенең пленар утырышында муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, белгечләр һәм методистларны республиканың барлык балалар бакчаларында сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итәргә өндәде. Ул шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында педагогик кадрларның квалификациясе мәсьәләсенең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте һәм республиканың һәр районында татар мохитле үрнәк балалар бакчасын булдырырга тәкъдим итте.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ТР Министрлар Кабинетының “Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турында” Карары проектын әзерләүдә катнашкан. Барлыгы 10 тәкъдим юлланган, аларның 8е исәпкә алынган, дип хәбәр итә ведомство

17 мартта Казанда агымдагы елда Татарстан Республикасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионатын оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында "Татарстан ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этаплары башланды. 18 мартта Мамадышта  конкурсның зона этабы  узды

Татарстан студентлары арасында читтән торып үткәрелүче республикакүләм "Киләчәк безнең кулларда!" фәнни-тикшеренү конкурсы башлана. Конкурста республика көллиятләре һәм техникумнары студентлары катнаша ала. Конкурс материалларын (заявка, фәнни-тикшеренү хезмәте, презентация һәм тезислар) 22 апрельгә кадәр college51@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Бүген, 18 мартта Татарстан Республикасында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этапы кысаларында узган бәйге сынаулары тәмамланды. Йомгаклау этабында "Ел укытучысы" номинациясендә 15 иң яхшы һәм "Педагогик дебют" номинациясендә 10 иң яхшы укытучы катнашты. Бүген сентябрь-октябрь айларында Самарада узачак бәйгенең финал этабында Татарстан данын яклыячак укытучы исеме билгеле булачак. 

Бүген, 18 мартта Татарстан Республикасында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этапы кысаларында узган бәйге сынаулары тәмамланды. Йомгаклау этабында "Ел укытучысы" номинациясендә 15 иң яхшы һәм "Педагогик дебют" номинациясендә 10 иң яхшы укытучы катнашты.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәрендәге 3 нче гимназиядә күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә «Күренекле татарлар» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда Чуваш, Мордва республикаларыннан, Саратов һәм Ульян өлкәләреннән, Татарстанның күп кенә районнарыннан килгән белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты.

Бу уку елы башына 3-7 яшьлек сабыйларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеше 99 процент булды, дип хәбәр итте бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең Татарстан мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә багышланган пленар утырышында министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

17 мартта Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү системасы үсеше" дип аталган коллегиясе узачак. Коллегиянең пленар утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алып барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International