ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 16 мартында Казан шәһәре Яңа Савин районы 170 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру максатыннан укучылар өчен  Фатих Әмирхан исемендәге VII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуы һәм Татарстанда Фатих Әмирхан музее оешуына да 10 еллыгына багышланды. 

Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында “Ел юристы” республика конкурсы ябылачак. Җиңүчеләр профессиональ стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Алабуга балалар йортында семинар практикум узды. Ул тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбе базасында үткәрелде.

 "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этапы финалы Татарстанда 14 мартта башланып китте. Зона этапларында җиңү яулаган 61 укытучы  "Ел укытучысы" һәм "Педагогик дебют" номинацияләрендә көч сынаша.

17-19 мартта Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары III Спартакиадасының кышкы этабы финалы узачак. Ярышларда зона этапларында беренче урынны яулаган урта һөнәри белем бирү оешмалары командалары катнашачак. 


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Казанда “Россия ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалы старт алды. Татарстан Республикасының 61 иң яхшы укытучысы ике номинациядә көч сынашачак.
 

14 мартта Казанда Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары үсеше планы буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Быел Казан мәктәпләрендә язгы каникул 21-29 мартта була. Шуңа кадәр барлык мәктәпләрдә дә, балаларның юлларда, сулыкларда иминлеген кайгыртып, ата-аналар җыелышлары һәм 18ендә Юл хәрәкәте иминлеге көне үткәреләчәк.


11
март, 2016 ел
җомга

Казанның Идел буе районында урнашкан 127 нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Белем бирү йортының түбәсе ремонтланган, яңа ишек һәм тәрәзәләр урнаштырылган, инженерлык коммуникацияләре тулысынча яңартылган. Бүген Казан мэры Илсур Метшин башкарылган эшләрне бәяләп кайтты. Шәһәр җитәкчесе яңартылган уку бүлмәләрен күздән кичереп, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән аралашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

4 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Без бәхетле буын" фестиваленең зона этапы узды. Фестиваль Яр Чаллы шәһәре педагогика көллияте базасында булды. Иҗади фестивальнең киләсе зона этабы 11 мартта Лениногорск шәһәрендә, 12 мартта Әлмәт шәһәрендә үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International