26 февральдә Сарман аграр көллиятендә "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этаплары дәвам итә. Фестивальдә республика көллият һәм техникумнарында укучы студентлар катнаша. Әлеге зона этабында җиде урта һөнәри белем бирү оешмалары - Сарман, Аксубай районнарыннан һәм Алабуга, Минзәлә, Мамадыш шәһәрләреннән студентлар иҗади сәләтен күрсәтте.
26-27 февральдә Лаеш шәһәрендә "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының соңгы зона туры башланып китте. Ике көн дәвамында Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Аксубай районнарыннан укытучылар көч сынашты. Алар 2 номинациядә чыгыш ясады: "Ел укытучысы" (педагогик стажы 5 елдан артык булганнар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артмаганнар).
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 147 мәгариф учреждениесе, шул исәптән 53 балалар бакчасы төзекләндереләчәк.
2012 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү программасын башлау турындагы карарны кабул итте. Аңа 30 ел элек төзелгән белем бирү учреждениеләре керде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шундый 839 белем бирү оешмасы исемлеген төзеде.
Татарстанның башлангыч һәм өлкән классларында ике сменада белем бирү 2020 елга кадәр бетереләчәк, 2020 елдан соң исә төп мәктәпләрдә дә әлеге режим буенча уку туктатылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган “Көн темасы” (“Тема дня”) программасында ТР Премьер-министр урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов искәртте.
Сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы җәмгыятьтә һәрвакыт кызыксыну уята һәм нәкъ менә бу ике өлкә еш кына тәнкыйть утына тотыла. Күптән түгел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский алып барган “Көн темасы” (“Тема дня”) программасының кунагы — ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе җитәкләгән тармакта булган уңышлар, үзгәрешләр, яңалыклар хакында сөйләде.
27-28 февраль көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы оештыру комитетының гамәли семинары узды. Аның белән беррәттән, «Фәнсар» үзәге эшчәнлеге буенча район администрациясе белән түгәрәк өстәл оештырылды.
25 февральдә Азнакай шәһәрендә "Ел укытучысы-2016" бәйгесенең "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү педагогы", "Ел педагог-психологы" номинацияләре буенча зона этабы узды. Бәйгедә Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулы районнарыннан 36 педагог катнашты.
Татарстан башкаласы янә дөньякүләм чара кабул итәргә әзерләнә. Аерым алганда, 12-19 августта Казанда мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадасы була. Аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештыра. Күптән түгел Татарстан башкаласында әлеге фәнни чараны оештыру буенча халыкара комитет булып китте. Аның составында 17 илдән вәкилләр бар иде. Төп максат – илнең олимпиада үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү.
"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә.
Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасындагы "Без бәхетле буын-2016" үзешчәннәр фестиваленең зона этаплары башланып ките, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.