Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә. 19-20 февральдә Кайбыч районының Федоровское урта мәктәбе базасында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона туры узды. Биредә Буа, Апас, Чүпрәле районнарыннан килгән укытучылар көч сынашты.
25 гыйнвардан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасында "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясе буенча республикакүләм һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурс өч этапта уза: муниципаль, зональ, республикакүләм.
ТР мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Мәскәү шәһәрендә узган төбәкара фәнни-гамәли семинарда катнашты.
"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы студентлар, аспирантлар һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне чит илләрдә белем эстәү буенча стажировка узарга чакыра.
25 гыйнвардан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасында "Ел остазы" номинациясе буенча республикакүләм һөнәри осталык конкурсы уза. Конкурс өч этапта бара: муниципаль, зональ, республикакүләм. Конкурста педагог-оештыручылар, балалар хәрәкәте кураторлары катнаша. Катнашучылар яше буенча чикләүләр юк, эш стажлары 5 елдан ким булмаска тиеш.
ТР укытучыларының һөнәри үсеше сайты uchiteltatarstan.ru гамәлгә кертелә: аның аша югары категориягә ия укытучылар грант алуга заявкалар җибәрә ала.
Иннополис университеты тарафыннан мәктәп укучылары арасында математикадан ачык олимпиаданың читтән торып уздырыла торган турында катнашуга теркәү башлана.
18 февральдә Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицеенда VI республика Онегин укулары узды. Укулар 2 этапта уздырылды. Аның 18 гыйнварга кадәр читтән торып уздырылган өлешендә катнашучылардан гаризалар һәм тикшеренү эшләре кабул ителде.
16 февральдә Тәтеш шәһәренең П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" IX республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Биредә Тәтеш, Буа, Югары Ослан, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарында муниципаль этапларда җиңү яулаган укытучылар һөнәри осталыгын күрсәтте.