ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда эш сәфәрендә булды. Ул Чаллы дәүләт педагогика университетының «H2O» яңа бассейнын ачу тантанасында катнашты.

2016 елның 17 гыйнварында Казанда география фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында  84 укучы катнашты. 

2016 елның 17  гыйнварында Казанда рус теленнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында һәм республикакүләм олимпиадада  Татарстан Республикасының районнарыннан һәм шәһәрләреннән  8-11 сыйныфлардан 159 укучы катнашты.

Иртәгә, 19 гыйнварда, 11.00дә "Татар-информ" агенлыгында укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

“Безнең Татарстан” VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итә башладылар. Әлеге чара яшьләр өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Анда теләгән һәркем катнашып, үз проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба ала.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына бәяләр артты. Бу үсеш 8 процент - 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итте.

 

2016 елның 15 гыйнварында Казанда француз теленнән  бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Республикакүләм олимпиаданың абсолют җиңүчесе дип Казан шәһәре Мәскәү районының 9нчы гимназиясе укучысы Илнур Залялетдинов табылды.

«Гыйлем» белем бирү порталы 15 гыйнвардан яңа интернет-адрес буенча эшли башлады. Хәзер фән дөньясы белән татарча танышырга теләүчеләр giylem.tatar сылтамасы аша узып, кызыклы фәнни-популяр мәкаләләр,  инфографика, видеодәресләр һәм комикслар белән таныша ала.

Бүген ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 11 егет һәм кызга яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Фатирлар Садовая урамы, 8б  адресы буенча урнашкан яңа йортта урнашкан. Әлеге йорт "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында төзелгән. 


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ректор сайланды. Коллектив конференциясендә, яшерен тавыш бирү белән, ул бертавыштан сәяси фәннәр докторы, доцент Йосып Якупов ректор вазифасына яңадан сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International