ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының барлык мәктәпләре дә Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан кабул ителде.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа уку елында 1 сыйныфка 42 мең 832 бала барачак, бу укучыларның гомуми күләменнән 11,3 процентны тәшкил итә.

31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Яшел Үзәндә "Киләчәк" ("Будущее") балалар бакчасы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һ.б. катнашты.
Быел Лениногорск балалар йорты үзенең 20 еллык юбилеен каршылый. Шул уңайдан 28 август көнне биредә тантаналы кичә булып узды. 
ТР Премьер-министры Илдар Халиковның бүген республиканың Тукай районына эш буенча сәфәре барышында республика программалары кысаларында ике бистәдә төзелгән объектлар – Сосновый Борда 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолецта 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге сәфәрдә Хөкүмәт җитәкчесен район башлыгы Васил Хаҗиев озата йөрде.

Казанның 4 мәктәбендә кытай телен өйрәнү проекты эшли башлады. Бу хакта бүген Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде. "Балалар, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек бу предмет белән кызыксына. Әлеге мәктәпләр мисалында нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне карыйбыз һәм алга таба барачакбыз", - диде ул.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зәй районына эш сәфәре кысаларында Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәген ачу тантанасында катнашты. 

 Яңа уку елыннан икенче чит ил теле беренче мәртәбә мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтенә кертелгән. “1 сентябрьдән 5нче сыйныфлар яңа стандарт буенча укуга күчә. Анда икенче чит ил теле мәктәп программасының мәҗбүри элементы буларак теркәлгән”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Российская газета”га биргән интервьюсында. Министр искәртеп узганча, мәктәпләргә күчеш чоры каралган, чөнки әлегә барлык төбәкләр дә бу төр үзгәрешләргә әзер түгел.

Татарстан Республикасында яңа уку елында 1 нче класска 43 мең 364 бала укырга керә, аларның 13,5 меңе – Казанда (2014 елда 1 нче класска 40 мең 239 бала кергән, шул исәптән Казанда – 12 мең).
Казанда мәгариф учреждениеләре яңа уку елында балаларны һәм укучыларны кабул итәргә әзер, дип белдерде бүген журналистларга Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

28
август, 2015 ел
җомга
Әлки мәктәпләре бал сатып, акча эшли белә. Быел да ярминкә зур активлык белән узды, мәктәпләрнең барысы да үз товарлары белән катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International