Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә, 2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачагын хәбәр итеп, хатлар юллаган, дип яза “Российская газета”. Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе мәҗбүри (рус теле, математика), икесе сайлап алынган фәннәр (физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит ил телләре, информатика) буенча була. Дөрес, бу уку елында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау сынавын уңышлы узу да җитә. Ә менә 2016-2017 уку елында исә сайлап алынган фәннәр буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Сынауны “икеле”гә тапшырган укучыларга имтиханны яңадан тапшыру рөхсәт ителәчәк.
Түбән Кама укучылары яшь геологларның Төмәндә уздырылган Х бөтенроссия кыр олимпиадасында җиңү яулады, диелә ТРның Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.