ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылы мәктәбенең 135 еллыгына багышланган олы бәйрәм чарасы булып үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкил, район җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, Татар Бизнәсе авылы данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр җыелган иде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.


КФУның Алабуга институты Кырым һәм Әзербайҗан югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Бүген вузда Кырым федераль университетының Гуманитар педагогик академиясе һәм Баку мәгариф проблемалары институты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантана Алабугада уздырыла торган халыкара укытучылар фестивале кысаларында үтте.
Түбән Кама районында ел саен уздырыла торган "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республикакүләм акциясе дәвам итә. 12 августта яңа портфель һәм канцелярия кирәк-яраклары белән Югары Чаллы авылы мәктәбенең 11 беренче сыйныф укучысы бүләкләнде. Чара "Веста" балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән иде. 

12
август, 2015 ел
чәршәмбе
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
2015 елның 12 августында Яшел Үзән шәһәрендә урта, югары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, сәнәгать предприятияләре башлыклары Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе секциясе утырышы кысаларында республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышты.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
24-29 август көннәрендә Татарстанның Югары Ослан районында студентлар белем бирү форумы уздырыла. Анда республиканың меңнән артык студенты һәм абитуриенты катнашыр дип көтелә. Чара ТР Президенты йөкләмәсе белән үткәрелә.

Бүген Алабугада ТРда Физика һәм математика елын ябу тантанасы уздырылды. Мәдәният сараенда республиканың иң яхшы педагоглары бүләкләнде. Алар арасында – республика конкурсларында призлы урыннар алган, БДИны 100 баллга тапшыручыларны әзерләгән, “Мәгариф” илкүләм проектының сайлап алу конкурсы лауреатлары булган физика һәм математика укытучылары.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале уза. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнаша.
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе уза. Акция 2015 елның 22 июленнән 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге хәйрия акциясе мәктәп китапханәләре фондын укыту-методик, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International