ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
3-нче август көнне Татарстан Республикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы старт алды. Смена 3-9-нчы август аралыгында үтәчәк, интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшьләрне үзенә берләштерер дип көтелә. Форум Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» Фонды тарафыннан чынга ашырыла.
2015 елның 3 августыннан 9 августына кадәр Актаныш районында «Агыйдел» II Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы узачак. Форумда Татарстан, Башкортостан, Кыргызстан, Марий Эл, Удмуртия Республикалары, Самара, Киров, Оренбург, Ульян өлкәләре һәм Пермь краеннан килгән 300 гә якын сәләтле укучы катнаша.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 1016 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 40 муниципаль районында 420 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән.
Алабуга балалар йорты коллективы Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашты. Ярминкә ачылу тантанасы 2015 елның 31 июлендә булды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм аларның укытучылары  әзерләгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңниханов та танышты.

31
июль, 2015 ел
җомга
18 августта Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак.
Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әзербайҗан башкаласы Бакуда мәктәп укучыларының 47нче халыкара химия олимпиадасы төгәлләнде. Анда Казанның 131нче лицее укучысы Руслан Котляров көмеш медаль алуга иреште.
2015 елның 3-9 август аралыгында Татарстан Рес­публикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы узачак.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 24 июлендә Алабуга балалар йортында “Сугыш еллары балалары” дип аталган сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе узды.
2015 елның 11-28 июлендә “Костер” республикакүләм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Яшь туристлар һәм коткаручылар” дип аталган республикакүләм профиль смена узды.
17-30 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгы базасында II Халыкара кыр археология мәктәбе уздырыла. Чара, дөнья фән казанышларын Евразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм өйрәнү тәҗрибәсендә файдалану өчен Россия һәм чит ил фәнни-белем бирү ресурсларын бергә туплау максатыннан, үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International