ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Әлки районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча эшкә керешкәннәр. 1 июньнән үк 24 мәктәптә башлангычлар өчен көндезге лагерьлар эшли башлаячак. Ә V-VIII сыйныф укучыларын мәктәпләр каршындагы ял һәм хезмәт лагерьлары көтәчәк.
Иртәгә, 19 май көнне 15.00дә, Казандагы Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә республиканың сәләтле яшьләрен – укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы була.
19 майда Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 7нче гимназиясендә "Умники и умницы" республикакүләм уенының финал этабы узачак. Чарада "Умники и умницы" телеолимпиадасының алыштыргысыз алып баручысы һәм авторы, тарихи фәннәр кандидаты Юрий Вяземский катнашачак. 
19 майда Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең  Ситуацион-мәгълүмати үзәгендә  Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе 2015 елда БДИ үткәрү сораулары буенча "кайнар линия"дә катнаша. 
2009 нчы елдан бирле һәр елны 17 нче май көнне Россия Федерациясе катнашында балаларның ышаныч телефонының Халыкара көне бәйрәм ителә.

16
май, 2015 ел
шимбә
2015 елның 16 маенда Нурлат балалар йортында хәйрия концерты булып узды. Бу концертта “Җырлы-моңлы балачак” исемле республика күләмендә узган конкурсның яшь талантлары һәм балаларның остазлары Римма Ибрагимова һәм Мингол Галиев та чыгыш ясады.

15
май, 2015 ел
җомга
1 июньдә Казандагы “Идея” технопаркында V Республика робот техникасы фестивале уздырыла. Анда Татарстан мәктәпләреннән 20дән артык команда катнашуы көтелә.
Фестиваль – яшь буынның югары технологияләр өлкәсенә карата кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән интерактив программа. Чара 2011 елдан бирле “Идея” технопаркы тарафыннан оештырыла. 4 елда фестивальдә 300ләп укучы көч сынашкан.
Азнакай лагерьларында 2 мең 784 бала җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрер дип планлаштырыла. Палаткалы лагерьларда 60 бала өчен туризм һәм хәрби-патриотик сменалар оештырылачак.“Азнакай” санаториендә 375 бала сәламәтлеген ныгытыр дип көтелә. “Каенкай” лагере 840, “Бөркеткәй” лагере 320 бала өчен үз ишекләрен ачачак. “Кояшкай” ял лагерында исә 270 сәләтле һәм социаль актив баланы күңелле ял көтә. “Черноморец РЦ” оешмасы аша Кара диңгез буена 10 балага һәм 3 студентка путевка бирелә.
15 майда Нурлат балалар йортында “Балалар йолдызлыгы” конкурсы узды. Әлеге конкурста 9 балалар йорты чыгыш ясады: Әлмәт, Чистай, Лаеш, Нурлат, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казаннын Идел Буе балалар йортлары һәм Казан шәһәренен 11 номерлы мәктәп-интернаты.
2015 елның 15 маенда Алабуга балалар йортында 9 муниципаль район арасында (Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Сарман, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслем) зональ сайлап алу конкурсы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International