ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Азнакай лагерьларында 2 мең 784 бала җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрер дип планлаштырыла.
Чаллының IТ-паркында мәктәп укучылары арасында робот техникасы буенча бәйге үтте. Чемпионатта катнашу өчен 40лап коллектив теләк белдергән иде.
Анда Алабуга, Тукай, Нурлат, Мамадыш, Лениногорск, Зәй районнарыннан 130дан артык робот белән 300дән артык бала катнашты. Чемпионат – республика ярышларының шәһәр этабы.
Бүген Әгерҗедә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТРның муниципаль районнары мәгариф идарәләре җитәкчеләре, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар катнашты.
15 майдан 25 майга кадәр Россия Федерациясендә “ГТО буенча бердәм декада” узачак. Татарстан Республикасы “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү буенча эксперименталь субъект булып тора.
2015 елның 12-13 маенда  Сарман авыл хуҗалыгы көллиятендә  “Һөнәре буенча иң яхшы – 2015” исеменә көллият һәм техникум студентларының Республикакүләм олимпиадасы узды. Ул авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты белгечлеген үзләштерүчеләр арасында оештырылды. Анда Татарстанның 25 һөнәри белем бирү йортыннан студентлар көч сынашты.
2015 елның 14 маенда Әгерҗе шәһәрендә узган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасында җитештерелгән мәктәп формаларын тәкъдим итү күргәзмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 
14-17 май көннәрендә Түбән Кама муниципаль районында мәктәп укучыларының Бөтенроссия «Президент спорт уеннары»ның региональ финалы үтәчәк.
Бүген Казандагы “Идея” технопаркында “Татарстан эрудиты-2015” VII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурсның төп координаторы, Н.И.Лобачевский исемендәге академик лицей директоры Татьяна Беспалова бәйгенең әһәмиятен ассызыклап, хәзерге заманның теге яки бу өлкәдә яхшы белгечләр генә түгел, төрле фәнни юнәлешләр чигендә эшләргә сәләтле шәхесләр әзерләү таләбен куюына игътибар юнәлтте.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 1-нче апреленнән  30-нчы апреленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 24 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 2 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән). 1 мөрәҗәгать буенча фактлар тулысынча расланды. 

12
май, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 12 маенда Казан шәһәренең Мәгариф хезмәткәрләре йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу мәктәп директорларының "Заманча мәгариф менеджменты" дип аталган квалификация арттыру курслары кысаларында узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International